О Центре

«Лето» («Җәй») балаларның һәм яшүсмерләрнең сәламәтлеген, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча республика үзәге дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасындагы балаларны сәламәтләндерү лагерьларының барлык формаларын күзәтә һәм алар  белән турыдан-туры эш алып бара, Татарстан Республикасы министрлыклары, бүлекләре, муниципалитетлары, предприятиеләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыра.

Төп эш юнәлешләре:

  • Татарстан Республикасы балаларның һәм яшьләрнең ял итү программасын тормышка ашыруны координацияләү;
  • сәламәтләндерү кампаниясендә катнашучы Татарстан Республикасы лагерьларының реестрын ел саен яңарту, БСЛларның матди-техник базасы торышына мониторинг үткәрү, Татарстан Республикасында балаларны сәламәтләндерү учреждениеләрен паспортлаштыру;
  • балаларга һәм яшьләргә юлламалар алу өчен конкурс процедураларын оештыру һәм үткәрү, Рәсәй Федерациясе территориясендә урнашкан сәламәтләндерү лагерьларына һәм санаторийләргә юлламалар алу өчен законнар белән билгеләнгән тәртиптә контрактлар (шартнамәләр) төзү;
  • гаризаларны җыю, анализлау, профильле сменаларның һәм чатырлы лагерьларның программаларын системалаштыру һәм раслау, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгы линиясе буенча профильле программалар каравын оештыру;
  • бөтен сәламәтләндерү кампаниясе дәвамында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыручыларга методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү;
  • ел саен Әйдаманнар мәктәбен, җәйге ялны оештыручылар, лагерь җитәкчеләре, хисапчылары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең балалар һәм яшьләр ялын оештыру буенча бүлек әгъзалары өчен семинарлар оештыру һәм үткәрү;
  • «Татарстан Республикасында балаларның һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен иң яхшы оештыручы» дигән конкурсны оештыру һәм үткәрү, «Балалар ялын оештыруның иң яхшы программасы» дигән Бөтенроссия конкурсының региональ этабын уздыру, шулай ук «Галактика балалары» дип аталган чатырлы лагерьларның фестивален үткәрү;
  • Үзәкнең оператив идарәсендә булган БСЛ «Пламя» («Ялкын»), «Мечта» («Хыял»), «Чайка» («Акчарлак»), «Пионер» эшчәнлекләрен координацияләү, шулай ук аларда профильле сменалар оештыру.